Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рифә Рахман «Татар кызы» дип аталган беренче романы турында: Вакыйгалар тормыштан алынды

Шагыйрә, галимә Рифә Рахманның «Татар кызы» дип аталган беренче романы китап булып басылып чыкты. «Татмедиа» бинасы янында китапны тәкъдим итү чарасы булды.

Автор сүзләренчә, романда аның үз нәселенең тарихы урын алган. Анда кыргыз һәм татар дөньясы, гореф-гадәтләре чагыла.

«Мин җизнәмнең туу тарихын китапка алдым, аның исемен дә үзгәртмәдем. Анда кыргызның традицияләре тасвирланган һәм хисләр белән үрелеп бара. Шулай ук татар тормышы. Әбинең әти-әнисенең танышулары бар. Миңа һәр күренеш, вакыйгалар якын, кадерле, күбесе тормыштан алынган. Һәр күренешне тирәннән кичереп яздым. Романда берничә буын тасвирланса да, барысы да миңа таныш кешеләр», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал фикеренчә, әлеге китап дәреслек тә булып тора.

«Миндә генә түгел сездә дә шундый сораулар буладыр: ник әти-әни белән сөйләшмәдек икән? Алар лаеклы ялда вакытта без эшлибез, тормышлары турында сөйләшергә вакыт булмый. Рифә сөйләшергә вакыт тапкан. Ул буын белән аралашмыйча гына мондый китапны язып булмый. Сугыш вакытының нечкә детальләре кергән. Бу китапта татар язмышын да, татар белән Урта Азия халыкларының дуслыгын да күреп була», – диде ул.

Китап авторы туганнарының тарихын, вакыйгаларны барлавын әйтте. «100 яшьлек туганнарым булу белән бәхетле булдым. Һәр вакыйганы алардан сөйләттем», – Рифә Рахман.

Шагыйрь Рәдиф Гаташ әйтүенчә, татар әдәбиятында мондый әсәр – яңалык. «Хатын-кыз язмышын, татар тормышын татар кызыннан башка кем белә соң? «Татар кызы» әсәрен Рифә Рахман язу – безнең өчен кадерле. Әсәр аша аның үз сүзен бирми торган, максатчан булуы әбисеннән килүен күрәбез», – диде ул.

Филология фәннәре кандидаты Зөфәр Мөхәммәтшин Рифә Рахманның әлеге әсәрен Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итү турында уйланырга кирәклеген әйтте. «Аның прозасындагы төп үзенчәлек – татар кызы, авыл тарихы, нәселе тарихы үрелеп бару. Әсәр XX гасыр тарихын үз эченә ала», – диде галим.

Филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова бу әсәргә рецензия язган: «Мин китапны ике тапкыр укыдым. Уйланырга мәҗбүр итә. Ата-бабаларны барларга өнди».

Китап Татарстан китап нәшриятында басылган. «Рифә Рахман – оригиналь шәхес. Ул татар әдәбиятында беркемне дә кабатламый, бу роман да үзенчәлекле. Ул интеллектуаль укучыны күз уңында тотып язылган. Роман татар кызы, татар тормышы турында гына димәс идем. Мин укыганда татар тормышы белән кыргыз тормышын чагыштырдым», – диде мөхәррир Рамилә Нуриева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus