Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов БРИКС саммиты алдыннан кунакханә персоналын өйрәтүгә игътибар бирергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык инфраструктурасын әзерләүгә, шулай ук кунакханә персоналын өйрәтүгә һәм аларның квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта ул 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россиянең рәислек итүенә әзерләнү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышында әйтте.

Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу максатлар өчен махсус семинар оештырылачагы турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казанда БРИКС саммиты 2,5 айдан соң уза, калган әзерлек эшләрен башкаруга зур җаваплылык белән карарга кирәк. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 21 августта Мәскәүдә федераль оештыру комитеты утырышы уза, аның барышында республиканың әзерлегенә бәя биреләчәк.

  • БРИКС - Бразилия Федератив Республикасы, Россия Федерациясе, Һиндстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасы (2010 елның декабреннән) дәүләтара берләшмәсе. 2023 елның августында төркемгә Аргентинаны да кертеп, 6 яңа әгъза чакырылган иде, әмма декабрь ахырында ул керүдән баш тартты. Биш яңа әгъза — Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия БРИКСта 2024 ел башыннан эшли башлады. БРИКС эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе - дөньяда глобаль иминлекне һәм тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итү. Татарстан башкаласы 2024 елның 22-24 октябрендә БРИКС илләре саммитын кабул итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus