Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада икенче «Знаковое место» рус мәдәнияте фестивале була

Шимбә, 10 августта, Түбән Камада «Гаилә» шәһәр паркы территориясендә «Знаковое место» рус мәдәнияте урам фестивале узачак, чара шәһәрдә икенче тапкыр оештырыла. Шәһәрлеләр илебезнең бай мәдәни мирасы турында заманча халык иҗаты аша белә ала. Фестиваль СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә уза. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Знаковое место» фестивале – рус мәдәнияте, традицияләре һәм халык иҗаты бәйрәме, ул киң аудиторияне рус мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныштыруга юнәлдерелгән. Бу шәһәр тормышында мөһим вакыйга, ул ата-бабаларыбыз мирасын саклап калырга һәм тапшырырга булыша, аны хәзерге буын өчен кызыклы һәм аңлаешлы итә.

Фестивальдә көне буе иҗади лаборатория эшләячәк, анда һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтә һәм уникаль сувенир ясый ала. Катнашучылар гипстан ясалган сыннарны буйый, сәйләннән матур йөзекләр һәм муенсалар үрә, саклагыч-курчаклар ясый, җепләр белән картина иҗат итә яки пыяладан мозаика эшләргә мөмкин. Иң бәләкәй кунаклар рус әкиятләре персонажларын буйый алачак.

Шулай ук бушлай мастер-класслар үткәреләчәк, аларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Барлык катнашучылар сумкалар үрергә һәм эпоксид сумаладан бизәнү әйберләре ясарга өйрәнә алачак. Бу ике мастер-класска бару өчен теркәлү узарга кирәк. Фестивальнең калган чараларына алдан теркәлмичә дә кереп була.

Фестивальдә беренче тапкыр мавыктыргыч биремнәр белән гаилә әкияти квесты үткәрелә. Квестта катнашу өчен фестиваль паспорты алырга кирәк. Әкият геройлары үтәлгән һәр бирем өчен тамга куя. Квестта катнашучы мондый тамгаларны күбрәк җыйган саен, аны квест ахырында кыйммәтлерәк бүләк көтә.

Төп сәхнәдә халык музыкасының зур бәйрәм концерты була. Кунакларны матур биюләр, дәртле җырлар һәм театр тамашасы көтә. Ә программа халык стилендәге дискотека белән тәмамлана.

Фестивальдә «Кружево» фолк-төркеме һәм «KYRкума» төркеме чыгыш ясаячак. Шулай ук «Забава», «Звонница» һәм «Второе дыхание» вокаль һәм бию ансамбльләре иҗатын тамаша кылырга мөмкин була.

Санкт-Петербургның «Леля» театры Борис Шергин һәм Степан Писахов әкиятләре мотивлары буенча «НеБывальщина» фантазия-спектаклен күрсәтәчәк. Әлеге якты һәм стандарт булмаган спектакль халык музыкасы һәм юмор белән үрелеп барыла.

Моннан тыш, кунаклар өчен рус уеннары, бәйгеләр һәм призлар уйнатулар оештырыла. Фестивальнең төп бүләге – Санкт-Петербургка ике кешелек сәяхәт. Бүләк уйнатуда катнашу шартларын фестивальнең ВКонтактедагы рәсми төркемендә белергә мөмкин. Фестивальдә халык һөнәрләре ярминкәсе эшләячәк. Анда кулдан эшләнгән уникаль әйберләр, милли бизәнү эшләнмәләре, төрле сувенирлар һәм бүләкләр сатып алырга мөмкин булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus