Израиль хакимияте Иранга кисәтә торган (превентив) һөҗүм ясау ихтималын өйрәнә. Бу вариант Тәһран ягыннан һөҗүм котылгысыз булган очракта карала. «The Times of Israel» шул хакта хәбәр итә.
Бу мәсьәлә буенча кичә махсус хезмәтләр һәм армия җитәкчелеге белән киңәшмәдә фикерләштеләр, анда Израиль премьеры Биньямин Нетаньяху катнашты. Очрашуда катнашучылар белдергәнчә, кисәтү өчен ясала торган һөҗүмне бары тик Иран планнары турында расланган мәгълүматлар булганда гына ясарга мөмкин.
Axios порталы чыганаклары, Кушма Штатлар дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен мәгълүматлары буенча, Иран һәм «Хезболлах» Израильгә якындагы тәүлек эчендә һөҗүм итәргә планлаштыра, дип игълан иткән иде.