Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале үткәрделәр

Зәй районы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә уздырыла торган «Россия көче» Бөтенроссия спорт марафонына кушылды. «Энергия» стадионында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Физик мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез талантлы зәйлеләр фестивальдә кулдан эшләнгән әйберләрен тәкъдим итте һәм иҗади номерлар белән чыгыш ясады. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировкалау челтәрләре үрү һәм химера-костюмнар тегү, тиз әзерләнә торган ашлар әзерләү, гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче волонтерлар да бар.

«Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр безнең шәһәрдә һәм районда бик актив. Алар күп кенә мәдәни һәм спорт чараларында катнаша, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итә. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим», – дип мөрәҗәгать итте фестивальдә катнашучыларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Зәй бүлекчәсенең иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышында актив катнашулары, социаль тернәкләндерү һәм интеграцияләү эшендә намуслы хезмәтләре өчен Илгизәр Илдарханов, Светлана Китызина, Геннадий Умнов, Нәзирә Смирнова, Валентина Пискунова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

«Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма секретаре Петр Тимаськов та фестивальдә катнашучыларга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде.

Район сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонида Николаева сәламәтлекләре чикләнгән зәйлеләр белән бик зур эш алып баралар. Алар шулай ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен яшьләр эшләре һәм физик культура, спорт һәм туризм идарәләре хезмәткәрләре күңелле конкурслар һәм спорт ярышлары оештырды. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәге кешеләр спорт йөреше, аркан тартышу, кул көрәштерү буенча ярышты, шулай ук рәхәтләнеп шахмат һәм шашка уйнады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus