Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нәкъ 29 ел элек Әфганстанда Казан компаниясенең Ил-76 самолетын басып алдылар

1995 елның 3 августында талиблар* Кандагарда (Әфганстан) Казанның «Аэростан» компаниясенең Ил-76 самолетын кулга төшергән. Татарстанның җиде кешесен әсир итеп алганнар, әмма алар барысы да фантастик рәвештә кача алган. «Татарстан-24» каналы әлеег вакыйгаларның тулы хронологиясен хәбәр итә.

Башта Тирана – Кабул коммерция рейсын ясаган Казан самолетының Кандагарга мәҗбүри төшүе хакында хәбәр иткәннәр. Өстәвенә, гаммәви мәгълүмат чаралары бу хакта әлеге хәлләрдән соң бер атна узгач кына язган. Ул вакытта Россия Тышкы эшләр министрлыгында проблема белән инде шөгыльләнә башлаганнар, Россия илчелегенең Исламабадтагы киңәшчесе Замир Кабуловны әфган оппозиционерлары белән сөйләшүләр алып барырга җибәргәннәр. Республика дәрәҗәсендә низагны хәл итү Татарстан Президенты киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акуловка йөкләнә.

1996 елның 13 августында Татарстанның әсирлеккә төшкән җиде очучысы үз самолетын куып алып киткән. Ул җомгада намаз вакыты булу сәбәпле, каравылчылар уяулыкны киметкән. Тиешле хезмәтләрнең очышны булдырмый калырга тырышуы уңышсыз тәмамланган. Аның артыннан истребитель һавага күтәрелмәгән.

Очучыларны туган илдә геройлар кебек каршы алганнар. Мәскәүдә аларны – Президент Борис Ельцин, Казанда Минтимер Шәймиев кабул иткән. Гаммәви мәгълүмат чаралары аларның батырлыгын Михаил Девятаевныкы белән чагыштырган. Искәртеп узабыз, 1945 елның февралендә ул 10 хәрби әсирдән торган төркемне җитәкләгән, алар немецларның Heinkel He 111 H-22 бомбардировщигын кулга төшереп, шуның белән Узедом (Германия) утравындагы концлагерьдан качкан.

Татарстан экипажы командиры Владимир Шарпатов һәм икенче пилот Газинур Хәйруллин Россия Герое исенә лаек булган, ә бортинженер Әсхәт Абязов, әйдәп баручы инженер Сергей Бутузов, бортрадист Юрий Вшивцев, штурман Александр Здор, әйдәп баручы инженер Виктор Рязанов Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

*«Талибан» Россиядә террористик оешма дип санала һәм тыелган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus