Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус операциядә катнашучы Татарстан хәрбие хайваннар приютына 100 мең сум акча биргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы Лениногорск егете Камил бер приютның волонтерларына хуҗасыз песиләр һәм этләр асрау өчен 100 мең сум акча күчергән. Хәрби әти-әнисенә шул хакта хәбәр иткән, дип язалар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге берләшмә төркемендә.

Камил хайваннарны һәрвакыт яраткан, бу мәхәббәтне улларында әти-әнисе тәрбияләгән. Дүрт ел элек алар Лениногорскиның «Тугры дус» приютыннан Мишка һәм Джек кушаматлы ике эт алган. Алар бүген дә шушы гаиләдә яши.

Хәрби үзе дә алгы сызыкта хуҗасыз көчеккә сыеныр урын биргән.

«Тугры дус» оешмасы Камилгә һәм аның әти-әнисенә улларын лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерә.

«Камил, синең алда баш иябез һәм зур рәхмәт әйтәбез! Сиңа гел уңыш юлдаш булсын, горурланабыз һәм җиңү белән өйгә әйләнеп кайтуыңны көтәбез!» - дип язган хәрбигә «Тугры дус» волонтерлары.

  • 1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән хәрбиләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүләрнең күләме арту РФ Президентының күрсәтелгән чорда махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә элеккеге 195 мең сум урынына 400 мең сум күләмендәге федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: видеодан скриншот

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus