Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай районы башлыгы хәрбинең тормыш иптәше һәм әти-әнисе белән очрашты

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше һәм әти-әнисе белән аралашты. Очрашу Хәрби-диңгез флоты көнендә узды. Диңгезченең гаиләсенә шәхсән рәхмәт сүзләре әйтер өчен, Людмила Ермошкинаны бәйрәмгә балалары һәм хәрбинең әти-әнисе белән бергә чакырган. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Әнисенең кулында 10 айлык кызчык йоклый иде. Улы – 6 яшьлек Всеволод, әнисенә сыенды да, горурланып: «Без – Ермошкиннар!», – диде. Әлегә Людмиланың төп ярдәмчесе – улы. Ул, Всеволод, ике бала белән, әтиләреннән башка аңа ялгызына гына авыр булуын аңлый, ди. Һәм өйдә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ермошкиннар шәһәрдә яши, әмма әлегә алар, әби белән бабайны шатландырып, авылда иренең әти-әнисе янында кунакта. Бу гаиләдә махсус хәрби операция зонасына ике улларын – Константин һәм Николайны озатканнар. Һәм оныклары турында кайгырту, авыр уйлардан арынырга ярдәм итә.

Камил Гыйльманов хәрбинең хатынына – гөлләмә, ә балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырды.

«Тормыш иптәшегез неонацистларга каршы көрәшкән вакытта күрсәткән ныклыгыгыз өчен, ирегезгә кыюлыгы өчен рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте район башлыгы. Кыска сөйләшү вакытында ул гаиләнең ничек яшәве, «ярдәм кирәкмиме», дип кызыксынды.

–– Константин Мурманскта, диңгез флотында контракт буенча хезмәт итте. Махсус хәрби операция башлангач, аны беренчеләрдән булып чакырдылар, – дип уртаклашты Людмила. – Көчле булырга кирәк. Мобилизация вакытыннан алып, ике ел вакыт эчендә Костя ялга бары бер тапкыр, кызыбыз Есенияне балалар тудыру йортыннан алып чыкканда гына кайтты. Көтәбез, тиздән барысы да тәмамланыр, дип өметләнәбез. Балаларыбыз инде башка беркайчан да әтиләреннән аерылмаячак

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus