Иртәгә, 3 августта, Казанның сигез җәмәгать урынында парк идарәчеләренең ачык экскурсияләре узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге очрашуларда казанлылар паркларның эчке эш процесслары турында беләчәк. Экскурсия уздыручылар территорияләр турындагы тарихи фактлар белән дә уртаклашачак.
Барлык чаралар 12:00 сәгатьтә башлана. Аларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлү мәҗбүри, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Экскурсияләр Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае янындагы паркта, «Светлая долина» паркында, «Крылья Советов» паркында, «Наратлык» паркында, «Әкият» курчак театры янындагы паркта, Чайковое күлләре янындагы паркта, Горки-Әмәт урманында һәм «Аккош» урман-паркында узачак.