Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген бездә илебезгә, безнең мәнфәгатьләргә кагылышлы халыкара көн тәртибендәге берничә мәсьәлә бар», - диде дәүләт башлыгы очрашу башында.
Докладлар белән тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин чыгыш ясаячак, дип билгеләп үтте ул һәм киңәшмәдә катнашучылардан «соңгы вакытның иң актуаль вакыйгаларына тукталырга һәм фикер алышырга» сорады.