35 еллык юбилейны уздырабыз. Ләкин аңа кадәр 35 еллап шушы журнал өчен көрәш барды. Татар матбугатында мондый авырлык белән туган бүтән матбугат органы юк.
«Идел» – ул яшь чак. Яшьләрнең хәзер исе китеп тормый. Аларны да аңлап була, чөнки заманалар җиңел түгел. Гаилә корырга, тормыш алып барырга кирәк, «кредит» дигән сүзләр белән нишләргә белмиләр.
Ләкин шушы авырлык белән туган басманы без ничек кенә булса да сакларга тиеш. Бүгенге авырлыклар алдында яшьләр. Ләкин яшьләр – көчле халык. Без «Идел» журналын сакларга тиеш. Юкса, безне кичермәсләр. Беренче чыккан журналлар белән хәзергесен чагыштырып карасаң, анда җир белән күк аермасы. Аның яхшы яклары да бар, картлар күзлегеннән караганда әзрәк «чылбырлар өзелгән» җирләр дә бар.
Безнең бурыч – буыннар чылбырын ничек тә өзмәскә иде. Әдәбият һәм матбугат дәүләт функцияләрен дә башкара, без шуларны онытмаска тиеш, ди ул.
«Идел» журналы тарихына өлеш керткән өч буын – нигез салучылар, эшне дәвам итүчеләр һәм хәзерге коллектив җыелган чарада яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Энҗе Габдуллина язды.