Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Себер бавырсагы» фестивале уңышлы үтте» дигән язмасы чыкты.
«Себер бавырсагы» зур гастрономик фестивале дүртенче ел рәттән кунакларын, катнашучыларын, тамашачыларын җыйды. Прииртышский бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы территориясендә бәйрәмнең төп вакыйгасы - бавырсак әзерләү буенча ярышлар узды.
Фестиваль мәктәп укучылары, яшьләр, өлкән яшьтәге артистлар катнашында заманча җырлы-биюле чыгыш белән башланды. Тубыл районы башлыгы, бу фестивальне гамәлгә ашыручы Леонид Митрюшкин катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
«Безнең фестиваль халкыбызның гореф-гадәтләрен, генетик кодын саклый. Бу дуслар белән очрашу һәм безнең Себер җирендә нинди осталар яшәвен күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек. Бүген барыгызга да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф телим. Себер бавырсагы фестивалендә иң зур бавырсак пешерүче катнашучылар уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтәләр», - диде.
Өлкә татар милли–мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Данияр Әхмәтов та һәр кунакка теләкләрен җиткерде. Чарага килгән дәрәҗәле кунаклар бәйгене күзәтеп, концерт программасын карадылар. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнардан килгән җырчылар, биючеләр бәйрәм кунакларын күңелле, дәртле җырлар белән сөендерделәр. Бәйрәм сәхнәсеннән ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән шигырен укыды. Фәрит Ермышев иҗаты буенча үткәргән шигърият бәйгесендә катнашучыларны, җиңү яулаучыларны себер татарлары теле һәм мәдәнияте институты вәкилләре, филология фәннәре докторы Хәбибә Шаһбанова котлап бүләкләр, сертификатлар тапшырдылар. Кече яшьтәгеләрнең һәм ветераннарның, төрле милләт вәкилләренең иҗади чыгышлары өлкәбездә дус, тату, бердәм халык яшәгәнен күрсәтте.
Бәйрәм мәйданчыкларында балалар өчен мастер-класслар оештырылды, фестиваль кунаклары чәйләр дегустациясендә булдылар. Бәйрәм кысаларында үткәрелгән интерактив зоналарда олысы–кечесе теләп катнаштылар.
Командалар узган елдагы рекордларны узарга тырышып, майда иң зур бавырсак кыздырырга тырыштылар.
Бәйрәм кунаклары, жюри әгъзалары гөрләп торган мәйданда татар халкының «Ишегалды» күренешләрен карадылар. «Ишегалды» күренешләренә бәя бирүче жюри әгъзасы Банисә Ниязова: «Барлык катнашучылар бу юнәлешкә дә бик җаваплы караганнар. 24 команда күренешләрен карап иң эчтәлеклесен, гореф-гадәтләребезне күрсәткән, мактауга лаеклыларны билгеләдек. Без бертавыштан беренче урынны «Ясмин» ансамбленә (Сетовадан), икенче урынны «Якташлар»га (Төмән), өченче урынны прииртышскийлыларга бирдек.
Тубыл шәһәренең себер татарлары автономиясе милли ризыклары, эчтәлеге, тематик бизәлеше белән аерылып торды. Жюри әгъзалары кунакларны каршы алуга, өстәлне бизәүгә, ризыкларның төрлелегенә, презентациягә бәя бирдек. Тубыл, Вагай, Уват (Өге) районнары, Төмән, Түбән Әремзән, Хуҗайлан командалары һәр кергән кунакны эчтәлекле, кызыклы чыгышлар белән каршы алдылар. Легенда сөйләүчеләр дә булды. Кызганычка каршы, нигезләмә буенча бары тик өч урын гына каралган иде. Без җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да котлыйбыз. Сез үзегезнең мәдәниятегезне, гореф-гадәтләребезне күрсәтә алдыгыз», - дип фикерләре белән уртаклашты.
Бавырсакны күп җирдә пешерәләр. Бавырсак - ул төрки халыкларының милли камыр ризыгы. Мондый формадагысы себер татарлары кухнясына гына хас. Һәр хуҗабикә бавырсакны үзенчә эшли. Тубыл шәһәренең атказанган гражданы, жюри рәисе, үзе дә оста бавырсак пешерүче Зәкинә Арангулова: «Без - жюри әгъзалары Алсу Мөхәммәтьярова, Илтус Уразмәмәтов белән бавырсакларның иң зурысын сайладык. Быел «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале җиңүчеләре - себер татарлары теле һәм мәдәнияте институты командасы булды (җитәкчеләре Диләрә Хәбибуллина). Алар Себернең иң зур бавырсагын пешерделәр. «Себер бавырсагы» фестивалендә 17 катнашучы төркем 3 мәртәбә осталыкларын сынап карадылар. «Себер бавырсагы» ярышлары дус, тату, күңелле үтте. Бер-берләреннән көнләшү дә булмады. Икенче урын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенә бирелде (мәдәният үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Абусәгыйтова). Өченче урынга себер татарлары милли-мәдәни автономиясе чыкты (җитәкчеләре Фәүсия Марганова)».
Себер бавырсагы Төмән өлкәсенең матди булмаган этномәдәни байлыгы реестрына кертелгән. Быелгы иң зур бавырсакның размеры 72,5*31 см булды. Үткән елгы Россия рекордын уза алмадылар.
Рәсемнәрдә: фестивальдән күренешләр.