2023 елның 21 декабрендә ачылган М12 «Көнчыгыш» түләүле юлы буенча сәфәрләр саны 15 миллионга җиткән. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Телеграм-каналында хәбәр итте.
«<...> машина йөртүчеләр Мәскәү белән Казан арасындагы М12 юлының ачык участогыннан актив файдалануларын дәвам итә. Хәрәкәт ачылганнан бирле ул участоктан 15 млн тапкыр узганнар», - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Хөснуллин сүзләренчә, бу магистральгә ихтыяҗ булуын тагын бер кат исбатлый, ә аны Екатеринбургка кадәр һәм алга таба көнчыгышка озайту төбәкләр үсешенә яхшы нәтиҗә бирәчәк.
Вице-премьер шулай ук трасса төзелеше дәвам итүен һәм Дүртөйле-Әчит юлы озынайтылачагын билгеләп үтте.