Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы, Газада туып-үскән дин кардәшебез катнашында видеоролик төшереп, Палестина халкына теләктәшлек белдерде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шулай итеп, форумга Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан җыелган мөселман яшьләре, Палестинадагы дин кардәшләребезнең иреккә һәм үзбилгеләнүгә хокуклары булуын хуплады, шулай ук Газадагы коточкыч канунсызлык һәм гаделсезлек турында тагын бер кат искә төшерде», – диелә хәбәрдә.
Форумда катнашучылар социаль, белем бирү һәм мәдәни юнәлештәге проектлар: интернет, кино һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия башлангычлары, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр өчен булган, шәхес үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итте.