Казанда БРИКС саммитына Тукай урамы, 73д йортының фасадында ремонт эшләре үткәрелгән. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты хәбәр итә.
«1897-1902 елларда бинада күренекле революцион хәрәкәт эшлеклесе Хөсәен Ямашев белем ала. Ул елларда бу татар укытучылар мәктәбе — татарлар өчен беренче дөньяви уку йорты була. Хәзер анда Казан дәүләт медицина университетының медицина-фармацевтика көллияте урнашкан», – диелә хәбәрдә.
Элек фасад канәгатьләндерерлек хәлдә булмаган. «Белгечләр штукатурканың локаль катламнарын, кирпеч өслегендәге ярыкларны, лак-буяу өслегенең зарарлануын бетерде. Ремонт бик сак башкарылды, шпатлевание тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып башкарылды», – дип сөйләде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин.