Апаслылар Түбән Новгород Сабан туенда катнашкан. Бәйрәм шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында узган. Бу хакта «Апас-информ» яза.
Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация татар милләтенә, районга гына хас булган шөгыльләр, кул эшләре, ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар күрсәтте. Апаслыларның ишегалдыннан халык өзелмәде.
Кунакларны җыр-бию белән каршы алганнан соң милли ишегалдында район байлыгы белән таныштырдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык халыкны сәламләде һәм Татарстан республикасы Рәисенең котлавын ирештерде. Бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.