Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Беларусь Республикасында Татарстанның мәдәни мирасы турында күргәзмә тәкъдим иттеләр

Белоруссия Республикасы Милли тарихи музеенда «Живая нить традиций» күргәзмәсе ачылды. Проектны Татарстан Республикасының Милли музее оештыра. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Безнең өчен, Татарстанның Милли музее өчен Беларусь – үзенчәлекле, әһәмиятле һәм күптән яраткан республика. Хәтта газиз республика. Чөнки без Россиядә Беларусь мирасын саклаучы бердәнбер. Безнең бер филиал – Печищи авылындагы Янка Купала музее. Татарстан Республикасы Милли музееның чит илдәге беренче күргәзмәсе Беларусь Республикасында узу күңелле дә, дөрес тә», – дип сөйләде Татарстан Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина.

Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгатьнең заманча предметлары: бизәкле күн аяк киемнәре, тукучылык, чигү, челтәр үрү, сәнгати керамика, зәркән эшләнмәләре үрнәкләре тәкъдим ителгән. Күпчелеге Милли музей һәм республикадагы башка музейлар фондындагы экспонатлар буенча эшләнгән.

Үзәк экспонат – Татарстанның чигелгән картасы беренче мәртәбә Россиядән читтә күрсәтелә. Ул 2023 елда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан ясалды. Картаны 200 оста эшләде.

Проектның икенче өлеше – Татарстан халыкларының традицион тарихи костюмнары – алар Татарстан Милли музее коллекцияләреннән реконструкция. Болар татар, рус, удмурт, чуваш, мордва, мари костюмнары. Алар XIX – XX гасырлардагы сюжетлы һәм жанрлы фотоларда күрсәтелгән була.

«Живая нить традиций» күргәзмәсе Татарстан һәм Беларусь музейлары арасындагы хезмәттәшлекне дәвам иттерә: бер ел элек Белоруссиянең Милли тарихи музее Казанда «Беларусьнең тере мирасы» проектын тәкъдим иткән иде. Проектның партнеры Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге.

  • Күргәзмә 25 июльдән 25 августка кадәр Беларусь Милли тарихи музеенда эшли. Адресы: Минск шәһәре, Ленин урамы 20 йорт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus