Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда гражданлык активлыгын арттыруга 10 млн биреләчәк

Татарстанда гражданлык активлыгын һәм патриотик тәңгәллекне арттыруга йөз тоткан чаралар уздырырга җыеналар. Аларны оештыру чыгымнары 10 миллионнан артыграк, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүматта.

Тендер документларыннан күренгәнчә, республиканың җиде шәһәрендә (Яшел Үзән, Буа, Чистай, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы һәм Казан) быелның 30 сентябренә кадәр «Синең чират» акциясе уздыру планлаштырыла. Бу чараларда кимендә ике мең кеше катнашырга тиеш, алар лекторийларның темасын үзләре билгели ала. Медиа, креатив индустрияләр, эшмәкәрлек, психология, туризм кебек юнәлешләрдә спикерлар белән очрашулар була.

Форумны уздыру өчен чигүле 14 свитшот, лонгслив, шулай ук ике мең евробуклет, ручка, флешка, шопер, стикерпаклар һәм бейджиклар сатып алына. Проектның дизайн-макетын эшләү, диджей чыгышлары фото һәм видеофиксация каралган.

Моннан тыш, быелның 31 октябренә кадәр Казанда 14-35 яшьлекләр арасында Россияне һәм кече ватанны (аның географиясе, тарихы, мәдәнияте һәм башкалар) иң яхшы белүче исеменә квиз-турнир оештыру да планлаштырыла. Квизда олимпия челтәре форматында 16 уен булачак. Иң яхшы команда кубок ота, барлык катнашучыларга да грамоталар, толстовкалар һәм Россия турында китаплар бүләк итәчәкләр.

Заказчысы – Татарстан Республикасының Яшьләр үзәге. Акчалар федераль һәм республика бюджетыннан биреләчәк. Гаризалар кабул итү 2 августта төгәлләнә, башкаручыны 5 августта билгеләячәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus