Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда җәмәгать судьяларына гариза бирү таләпләре үзгәрә

2024 елның 1 сентябреннән Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр керә. Шул исәптән, суд боерыгы чыгаруга, аны җәмәгать судьяларына кертү срокларына, аудиоберкетмә төзүгә дә үзгәрешләр керә.

Татарстан Министрлар Кабинеты хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән башлап, җәмәгать судьясына гариза биргәндә, гариза бирүчеләр дәүләт пошлинасы түләү турында документ һәм аны тапшыру турында хәбәр яки таләп итүченең бурычлыга гариза күчермәсен җибәрүен раслый торган башка документларны беркетергә тиеш.

Татарстан Юстиция министрлыгының җәмәгать судларын оештыру-хокукый яктан тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Михайлова сүзләренчә, бу үзгәреш бурычлының хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Ул әҗәтле кешегә таләп итүче ягыннан нигезсез таләпләрдән (бурычлы кеше суд процессында катнашмаган очракта аеруча да) качарга ярдәм итә.

Суд боерыгы чыгару өчен җәмәгать судьясына бирелгән вакыт ике тапкырга арта: әгәр ул хәзер 5 көн булса, 1 сентябрьдән 10 көн булачак. Срокны исәпли башлау вакыты үзгәрми – ул элеккечә, гаризаның судка килгән көненнән башлана.

Утырышларга беркетмә төзүгә дә үзгәрешләр керә. Хәзер эш катнашучылары килмәсә яки аларга хәбәр итмичә аерым процессуаль гамәл кылу турында карар кабул ителсә, ябык утырышларда аудиоберкетмә төзелми.

Дәлилләнгән суд карары төзүнең максималь вакыты 5 көннән 10 көнгә арта. Суд карарларны әзерләү датасын суд процессының барлык стадияләрендә дә күрсәтеп барырга тиеш була. Бу суд процессын барлык катнашучылар өчен үтәкүренмәлерәк һәм аңлаешлырак итәргә, шулай ук судларга йөкләнешне киметергә һәм документлар теркәү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

Татарстанның Юстиция министрлыгы искәрткәнчә, республика халкы һәм оешмалар иск гаризаларын, шикаятьләрне, ходатайстволарны һәм башка процессуаль документларны Татарстан Җәмәгать судьялары порталы аша электрон рәвештә бирә ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus