Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында кичке уеннар тәкъдим ителде

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында казанлылар һәм шәһәребез кунаклары «Кичке уен»га җыелды. Чара бию остаханәсе, төрле уеннар белән дәвам итте. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чираттагы дәрес бу кичәнең алып баручысы, педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков башкаруында перформанстан башланды. Биючеләргә музыкантлар – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов ярдәм итте.

«Чара һәрвакыттагыча татар халык җырлары, көйләре белән үрелеп барды. Биючеләрнең чыгышыннан соң барлык тамашачылар да аларга кушылып биеде, хәрәкәтле кич традицион фольклор уеннары белән дәвам итте. Олысы да, кечесе дә «капка», «кул чабышлы», «ачык авыз җебегән» кебек уеннарны рәхәтләнеп уйнады», - диелә хәбәрдә.

Кызлар һәм егетләр арасында иң оста биючеләргә бу юлы да бүләк бар иде: түбәтәй һәм милли бизәкле яулыкны чараның алып баручысы – Татарстанның атказанган артисты, «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов тапшырды.\

Проектның кураторлары – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.

  • «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus