Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Бәһрәйннән килгән катнашучыны Коръән укучылар бәйгесендә җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйннән килгән Мөхәммәд Самир Мөхәммәд Магахедны БРИКС илләре арасында изге Коръән уку бәйгесендә җиңүе белән котлады. Әлеге чара кичә Казанда узды.

«Казанда БРИКС илләре арасында изге Коръән уку бәйгсе узды. Бәһрәйннән җиңүче Мөхәммәд Самир Мөхәммәд Магахедны котлыйбыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында.

Шулай ук ул, бәйгедә яңгыраган Коръән аятьләре Казан шәһәрен кабат яктыртты, дип тә әйтте.

Йомгаклап, республика җитәкчесе бу чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт әйтте. Чара әһәмиятле матур һәм әһәмиятле булды, дип язган Миңнеханов.

БРИКС илләре арасында Коръән укучылар бәйгесе бу атнада Казанда узды. Коръәнне яхшы белүчеләрне генә түгел, ә сүрәләрнең һәм аятьләрнең чын мәгънәсен җиткерә алучыларны ачыклау өчен Татарстан башкаласына Бердәмлек илләреннән, Ираннан, Малайзиядән, Катардан, Согуд Гарәбстаныннан һәм хәтта Бразилиядән дә катнашучылар килде. Коръәндә 77 мең сүз бар. Катнашучыларның белемнәрен, башкаруларын һәм интонациясен академиклар һәм ислам белгечләре бәяләде.

Соңрак Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе төркемендә хәбәр итүләренчә, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә беренче урынны Бәһрәйннән килгән Мөхәммәд Самир Мөхәммәд Магахед алды. Жюри икенче урынны Мисырдан килгән Мөхәммәд Абделкәрим Камил Аттыйа Мохамега бирде.

«Мисырдан килгән Коръән укучы сукыр булып туган, изге Коръән текстын тыңлап өйрәнгән», – диелә хәбәрдә.

Өченче урынны Ираннан Хоссейнинежад Монтазери Омид алды. Тамашачы мәхәббәте призына Йәмәннән Амра Наджиб Мөхәммәд Абдулла лаек булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus