Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков: Кырымдагы барлык лагерьләр махсус контрольдә

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан балалары ял иткән Кара диңгез буендагы лагерьләрдә булды. Җәйнең ике аенда Краснодар краенда һәм Кырым Республикасында 3,5 мең бала һәм яшүсмер ял иткән. Җәй буена барлыгы 5,3 меңнән күбрәк кеше ял итәчәк, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре министрлыгы урынбасары.

«Ел саен балалар ялын оештыруда комплекслы иминлекне тәэмин итү министрлыкның төп бурычы булып тора. Кырымдагы барлык лагерьләр дә иминлек органнары һәм көч структураларының аерым контролендә. Шулай ук безнең өчен балаларның ял итүе генә түгел, аларның яңа белем-күнекмәләр алуы да мөһим», – дип сөйләде Ринат Садыйков.

Республиканың «Черноморец» үзәге директоры Евгения Ветрова белән министр Анападагы «Витязево» һәм «Глобус» лагерьләрендә ялның ничек оештырылуын карады. Шулай ук Садыйков азык-төлек блогы цехлары, медпункт, комлыкта коткаручылар посты эшен, лагерь территорияләрен карады һәм гадәттән тыш хәл очракларына хәбәр бирү системасы эшен, видеокамераларны һәм махсус хезмәтләр белән элемтәне тикшерде. Татарстанның «Витязево» лагере базасында июльдә Запорожье өлкәсеннән 30 бала ял иткән.

Шулай ук Садыйков Алуштадагы «Сатера» лагерендә булды һәм «Йолдызлык» фестиваленең 210 яшь вәкиле белән очрашты. Инде өченче ел бу лагерь зур концерт өчен репетицияләр урыны булып тора һәм Татарстан балалары бу концертны Бахчасарайда күрсәтә. Яшьләр министры катнашучыларның яшәү шартлары белән танышты, аларның педагоглары, остазлары һәм әйдаманнары белән аралашты.

Татарстан Яшьләр министрлыгына караган «Сәләт – Ак Барс» Яшьләр үзәгендә министр ял итүче балалар өчен иртәнге зарядка уздырды. Соңрак министр балалар белән бергә иртәнге аш ашады һәм алар белән аралашты. Бүген монда 293 кеше ял итә, сезонда Татарстаннан барлыгы меңгә якын бала һәм яшүсмер ял итәчәк.

Бүген Кара диңгез лагерьләрендә өченче һәм дүртенче сменалар уза, анда Татарстаннан 1,2 мең бала һәм яшүсмер ял итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus