Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә 1 августтан шәхси йортлар төзү кыйммәтләнә

1 августтан шәхси йорт төзү 5-10 процентка кыйммәтрәк булачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгы Дәүләт идарә университетының икътисад һәм финанслар институты директоры, профессор Галина Сорокинага сылтама белән хәбәр итә.

Моның сәбәбе шунда ки, 1 августтан «яшел» шәхси торак төзелешенең яңа илкүләм стандарты гамәлгә керәчәк. Яңа стандартка 45 критерийны кертәчәкләр, алар 8 категориягә (архитектура, участокны оештыру һәм аның экологик иминлеге, инфраструктурасы; төзелешне оештыру һәм аның белән идарә итү) берләштереләчәк. Шулай ук эчке мохитнең уңайлылыгын һәм сыйфатын, энергия нәтиҗәлелеген һәм атмосфераны, инжиниринг, төзекләндерү һәм калдыкларны утильләштерүне дә бәяли башлаячаклар.

Яңа стандартлар шәхси торак төзелешенә гаилә ипотекасы бирү күләме арту сәбәпле кертелде. Аның ярдәмендә клиентларны һәм банкларны төзүчеләрнең сыйфатсыз хезмәтләреннән якларга телиләр. Эксперт сүзләренчә, хәзерге вакытта төзүчеләр «үтәргәме-юкмы» дигән карарны ирекле рәвештә кабул итә. Яңа нормалар үз көченә кергәч, аларга бу кагыйдәләрне мәҗбүри рәвештә үтәргә туры киләчәк.

Сорокина билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләре кыйммәткәрәк төшсә дә, алга таба эксплуатация вакытында чыгымнарны янга калдыру сизелерлек (50-60 процент) булачак. Базардан шулай ук өйләрне арзанлы һәм сыйфатсыз материаллардан төзүче намуссыз төзелеш компанияләре дә китәчәк.

Искәртеп узабыз, соңгы ике атнада яңартылган «Гаилә ипотекасы» дәүләт программасы буенча эскроу-счетлар белән шәхси торак төзелешенә сорау ике тапкыр артты. Өстәвенә, Татарстан әлеге программага карата кызыксыну иң югары булган төбәкләр арасына керде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus