Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Васил Шәйхразыев ташудан зыян күргән Әшевән авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул язгы ташудан зыян күргән Әшевән авылында булды һәм анда яшәүчеләр белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Омск өлкәсе Усть-Ишем районы, Әшевән авылында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Халыкны ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килә.

Су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча өлкә штабы карары белән Усть-Ишем районының торак пунктлары авыл халкына ярдәм күрсәтү максаты белән муниципаль районнарга беркетелде. Әшевән авылы Омск районы хакимиятенә беркетелгән. Васил Шәйхразыев белән бергә Әшевәндә Омск районы башлыгы Геннадий Долматов та булды.

Очрашуда авыл халкын кышка кадәр йортларны киптерү, төзекләндерү, мичләр төзү, малларга печән һәм салам китерү мәсьәләләре кызыксындырды. Сорауларның бер өлешенә алар очрашу барышында җаваплар алдылар, калганнары контрольгә алынды. Васил Шәйхразыев сорауларны өлкә җитәкчелегенә җиткерергә вәгъдә итте.

Биредә яшәүчеләр, башка авыл кешеләре кебек үк, Бөтендөнья татар конгрессына бик рәхмәтле. Бүген дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм белән машиналар Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларына китерелде. Моңарчы азык-төлек китерелгән булса, бүген өч авыл халкына матраслар, юрганнар, мендәрләр, җәймәләр өләштеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus