Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан бюджетына табышка салым килү кимеде

2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 298 миллион сум акча кергән. Шуның 244 миллиарды – республиканың үз керемнәре, сәнәгый җитештерү индексы – 100,8 процент. Тулаем алганда, республиканың үз керемнәрен җыю буенча еллык план 57,7 процентка үтәлгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов шулай ук агымдагы елда бюджетның киеренке рәвештә үтәлүен әйтте. Әйтик, оешмалардан табышка салым килү узган ел белән чагыштырганда 5,4 процентка кимегән. Ул билгеләп үткәнчә, бу салым – республиканың консолидацияләнгән бюджетына төп керем һәм ул беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми күләмдә 34 процентны били.

«Тармак министрлыкларына бюджетка төп түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау эшен көчәйтергә кирәк. Агымдагы шартларда Финанс министрлыгының бурычы – бюджетның баланслылыгын, катгый финанс-бюджет дисциплинасын, беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешен тәэмин итү», - дип искәртте ул.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2025 елдан үзгәрешләр гамәлгә керәчәк, алар салым системасына (шул исәптән физик затлар кеременә салым һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча да) төзәтмәләр кертәчәк. Республика җитәкчесе Икътисад министрлыгына һәм салым хезмәтенә әлеге юнәлештә эшкуарлар белән аңлату эшләре алып барырга кушты.

«Агымдагы икътисади вазгыять киеренке булып кала. Тармак министрлыкларының бурычы – микропредприятиеләрдән алып зур производстволарга кадәр барлык оешмаларның да эшкә сәләтлелеген тәэмин итү. Җитештерүчеләргә кооперация элемтәләре булдыруда булышлык күрсәтергә, сату базарлары табарга, гамәлдәге ярдәм чараларын кулланырга кирәк. Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Финанс министрлыкларына салым органнары һәм министрлыклар белән берлектә бу эшне даими рәвештә координацияләү зарур», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus