Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сыркыды авылында яшәүче Равилә Коновалова: Такташ музее өчен күңелем әрни

Татар шагыйре Һади Такташның туган авылы Сыркыдыдагы (Мордовия республикасы) музее бикле тора. Авылда рус теле укытучысы булып эшләгән 83 яшьлек Равилә Коновалова музей өчен борчылуын әйтте.

«Пандемиягә кадәр кеше күп килде. Музейның ишекләре бер дә ябылмады. Аннан килүчеләр саны нык кимеде. Икенчедән, музей беркемнеке дә түгел, аның өчен җаваплы, ачучы һәм ябучы кеше юк. Бу мине бик борчый. Миңа хәзер 83 яшь, мин ул музейда күп эшләдем. Тарих укытучысы Марина Николаевна белән бик күп тырыштык. Сорасалар, музейны күрсәтергә без бара идек. Хәзер сәламәтлек ягыннан авыр. Музейны районның мәдәният йортына бирделәр. Алар җаваплы. Тик музейга кеше билгеләмиләр, чөнки бюджет юк», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Равилә Коновалова тумышы белән Сыркыды авылыннан. «Гомерем монда узды, шуңа музей өчен күңелем әрни. Экспонатларны таратып бетерсәләр? Күпме хезмәт юкка чыга», – ди ул.

Аның сүзләренчә, музейга ремонт кирәк. «Түшәмен эшләтергә кирәк. Аннан опилка коела. Такталар кипте – ярыклар зурайды. Себереп кенә чыгасың – тагын коела. Йорт бүрәнәләре дә кипте. Хәзер араларыннан урам күренеп тора инде. Агачлар нык, черемәгән, тик шул ярыкларны ябарга кирәк», – ди ул.

Һади Такташ музееннан тулы репортажны «Интертат» сайтыннан укый аласыз.

  • Һади Такташ авылында музей 2005 елда ачылган. Аны 1994-2007 елларда Татарстанда сәламәтлек саклау министры булган Камил Зыятдинов һәм 1993-2010 елларда Мордовиядә сәламәтлек саклау министры булган Рафаэль Аширов төзеткән. Аларның берсе дә чыгышы белән бу авылдан түгел.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus