Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда предприятиеләрнең 24,5 проценты зыянга эшли

2024 елның гыйнвар-июнь нәтиҗәләре буенча 35 зур предприятие бюджетка түләүләрен 17,5 миллиард сумга киметкән. Моннан тыш, статистика буенча предприятиеләрнең 24,5 проценты зыянга эшли. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен, республика җитәкчесе алдагы айларга һәм перспективага предприятиеләрнең фаразларына, агымдагы вазгыятькә даими мониторинг үткәрергә, җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен тиешле чаралар күрергә кушты.

Миңнеханов шулай ук комиссияләрне «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү юнәлешендә эшне дәвам итәргә чакырды. Аерым алганда, ул хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү һәм формаль булмаган хезмәт базарын кыскарту эшен көчәйтергә йөкләмә бирде.

Салым булмаган керемнәргә килгәндә, Миңнеханов муниципалитетларга ТР Җир һәм милек милек мөнәсәбәтләре, Финанс министрлыклары белән бергә аренда түләүләре буенча бурыч динамикасын анализларга кушты.

«14 муниципалитетта аның артуы күзәтелә. Милекне нәтиҗәле куллануны тәэмин итәргә кирәк», - диде ТР Рәисе.

Тагын республика җитәкчесе акча сарыф итүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә күрсәтмә бирде. Аның мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июнь өчен Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары инде еллык планның 43 процентын тәшкил иткән.

Миңнеханов искәрткәнчә, Хөкүмәт учреждениеләрнең бюджеттан тыш алынган керемнәренең бер өлешен хезмәткә түләүне арттыруга юнәлтә. Бу – хезмәт хакының дәрәҗәсен арттыру һәм кадрларны саклап калуда мөһим резерв.

Моннан тыш, республика Рәисе хәзерге вакытта Хөкүмәтнең 2025, 2026 һәм 2027 елларга исәпләнгән бюджетларны формалаштыруын билгеләп үтте.

«Бюджетлар, аеруча муниципаль дәрәҗәдә баланслы булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus