Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстаннан махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә 303 тонна ярдәм өләшәчәкләр

Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләре 303,5 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе алачак. Ярдәмне «Нәфис» фондының республиканың барлык шәһәр һәм районнарын колачлаучы хәйрия акциясенең икенче этабы кысаларында җибәрәчәкләр. Фонд акцияне гамәлгә ашыруга 40,4 миллион сум юллаган.

Фондның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Нәфис» хәйрия фондыннан Татарстаннан махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренең һәр әгъзасына бирелә торган җыелмага 69 төргәк төрле азык-төлек продукты һәм көнкүреш химиясе товары керә. Продукция күләме уртача ярты елга җитәрлек итеп исәпләнгән. Бер гуманитар җыелманың авырлыгы 50,6 килограммны тәшкил итә.

«Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү – безнең фондның эшчәнлегендә төп өстенлекләрнең берсе. Мондый гаиләләргә иң авыр чакта ышанычлы таяныч булу бик мөһим. Әлбәттә, дәүләт һәлак булганнарның гаиләләре өчен күп кенә түләүләр һәм ташламалар билгели. Безнең фонд, үз чиратында, бу гаиләләрне туклану продуктлары һәм көнкүреш химиясе белән тулысынча тәэмин итәргә булды. Безнең ярдәм һәр адресатка барып җитсен өчен бар көчебезне куячакбыз», – ди «Нәфис» хәйрия фондының гамәлгә куючысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.

Искәртик, «Нәфис» фондының масштаблы акциясенең беренче этабы ярты ел элек булды: декабрь азагыннан гуманитар җыелмалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары администрацияләре ярдәмендә таратылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus