Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда өч шәхси мәктәп лицензиясез эшләгән

Татарстанда быел лицензиясез эшләгән өч шәхси белем бирү оешмасы ачыкланган. Әлеге мәктәпләргә йөрүче балалар барысы да гаиләдә белем ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов ведомствода узган утырышта хәбәр итте.

«2024 елның II кварталында без берничә шәхси белем бирү оешмасын тикшердек. Шуларның өчесендә хокук бозулар ачыкланды. [Бу] белем бирү эшчәнлеген лицензиясез гамәлгә ашыру. Алар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) идарәсенең бәяләмәсеннән башка эшчәнлек алып барган. Бу балигъ булмаганнарның гомере һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудыра», - дип сөйләде спикер.

Аерым алганда, лицензиясез «Тринити» мәктәбе («Киләчәккә адым» балалар һәм зурларга өстәмә белем бирү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы), «Непоседы» мәктәбе (ИП Аксенова) һәм «Әлифба» мәктәбе (ИП Шакирова) эшләгән.

«Материаллар прокуратурага җибәрелде, һәм шуларның икесе буенча суд административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарды», - дип билгеләде мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Моннан тыш, медицина белем бирү программалары буенча укыту, яңадан укыту һәм квалификация күтәрү белән шөгыльләнүче «Метод» уку үзәге эшчәнлеге тикшерелгән.

«Ике мең белем бирү программасының барысын да бер белгеч – баш хисапчы эшләгән, ул аларны интернеттан күчереп алган. Өстәвенә, хезмәтләр дистанцион рәвештә, Чистайдагы фатирдан гына күрсәтелгән» - дип ассызыклады Мөҗипов.

Аның сүзләренчә, суд үзәкнең эшчәнлеген мәгариф турындагы законнар һәм лицензия таләпләрен бозган дип таныган. Шул ук вакытта бары тик кисәтү генә ясалган. «Без бу оешманы мониторинглап торачакбыз, яңа уку елында аның эше ни дәрәҗәдә үзгәрүен күзәтәчәкбез», - дип йомгаклады департамент җитәкчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus