Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда ярты ел эчендә ислам банкингы буенча килешүләр саны ике тапкыр арткан

Татарстанда 2024 елның беренче яртыеллыгында ислам банкингы алымнарын кулланып 2,8 миллиард сумлык 1255 килешү төзелгән. ТР Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык (ислам) финанславы бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Эксперимент үткәрү турында федераль закон кабул ителгәннән соң базарда активлык шактый артты. Татарстанда 2024 елның беренче яртыеллыгында төзелгән килешүләр саны ике тапкыр күбәйде. Операцияләр күләме 215 процентка артты», - диде спикер.

Партнерлык финанславы буенча эксперимент узган елның сентябрендә башланды. Ул дүрт сынау төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда үткәрелә.

Хәлиуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия Банк реестрында әлеге экспериментта катнашучы 22 компания бар. Шуларның 16сы Татарстанда тәкъдим ителгән.

Спикер билгеләп үткәнчә, Россиядә беренче тапкыр Татарстанда әлеге экспериментны үткәрү вакытында берничә яңа продукт (проект финанславы, кече бизнес субъектларын ташламалы финанслау, партнерлык финанславы нормалары буенча лизинг) булдырылган. Моннан тыш, партнерлык финанславын кулланып, финанслауда электрон сәүдә мәйданчыгы эшли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus