Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Россиядәге ислам финанслары үзәге булуын атады

Бүген Казанда узган «Рухи Ефәк юлы» V Халыкара фәнни-дини конференциясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Россиядәге ислам финансларын булдыруның иң зур үзәге булып торуын билгеләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 14 финанс оешмасы өчен 15 уникаль ислам продуктын эшләде. Бу - ипотека, дебет карталары, юридик һәм физик затлар өчен исәп-хисап счетлары, проектлы финанслау, лизинг, факторинг, эквайринг, тупланмалы пенсия, кэшбэк, инвестицияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр, өлешләп түләү. Шул ук вакытта без аларны эшләп кенә калмадык, ә алга таба сату буенча тышкы шәригать аудиты да башкарабыз. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу мәсьәләдә бер принципка таяна: Россиядә ислам финанслары базарының иң мөһим аспекты – ул экспертиза һәм шәригать контроле булу», – дип, аңлатты ул.

Татарстанда сертификацияләүче һәм контрольдә тотучы орган - ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләр шурасы. Аның составына Ислам фәннәре докторлары, ислам мөлкәт хокукларын белүчеләр, AAOIFI - бухгалтерлык исәбе ассоциациясе һәм ислам финанс учреждениеләре аудиты белгечләре керә.

Камил хәзрәт әйтүенчә, Россиядә нибары 11 генә сертификацияләнгән AAOIFI белгече бар, һәм шуларның 7се Татарстаннан. «AAOIFI - ул халыкара аудитор, Ислам өлкәсендә финанс оешмаларының эш кагыйдәләрен чыгаручы. 2019 елда KazanSummit та Казандагы Россия ислам институты һәм AOIFI оешмасы арасында килешү имзаланды. Килешү Россия ислам институты базасында AOIFI сертификациясен бирүче ислам финанслары өлкәсендәге экспертларны әзерләү мөмкинлеге бирә», – дип, аңлатты ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus