Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айдар Фәйзрахманов туган ягы Арча районында балалар өчен экскурсия оештырган

Бүген «Ура, авылга» проекты кысаларында «Фәйзрахмановлар музей нигезе»ндә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов туган ягы Арча районы Урта Бәрәзә авылында балалар өчен экскурсия оештырды. Бу хакта филармониянең мабугат хезмәте хәбәр итә.

«Нигез буенча экскурсия барышында Айдар Фәйзрахманов музейдагы экспонатлар белән таныштырды, җылы истәлекләр белән бүлеште, күптөрле сорауларга тулы, кызыклы җаваплар бирде. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артистларының чыгышлары яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли биюләребезгә мәхәббәт уятты. Килгән кунаклар, балалар бик канәгать калдылар. Чараны саф татар телендә рәхәт һәм күңелле итеп алып барган Айдар абый Фәйзрахмановка зур рәхмәтебезне белдерәбез!» – дип хәбәр итә Филармония матбугат хезмәте.

«Әлеге очрашуларның бик зур кыйммәте бар – алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Бүгенге көн балалар һәм килгән кунаклар күңелендә озакка истә калачак», – диелә хәбәрдә.

  • 15 июльдән Татарстанның биш районында яңа форматтагы лагерьлар эшли башлады. «Ура, авылга» проекты авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6–17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен ясалган. Биредә биш көн дәвамында 500дән артык бала һәм яшүсмер катнаша. Яңа проектны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов инициативасы белән «Алдынгалар хәрәкәте» тормышка ашыра.
  • Лагерльлар республикабызның Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында оештырыла. Биш көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җыр-биюләр, кул эшләре, милли йолалар белән танышып, күңелле экскурсияләрдә йөреп, татар телендә сөйләшеп, кызыклы шәхесләр белән очрашып, авыл тарихы һәм тормышы белән якыннан танышалар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus