Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда Идел буе халыкларының традицион киемен яңадан торгызалар

Татарстан Республикасында XIX гасыр һәм XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе территориясендә яшәгән халыкларның традицион киемнәрен яңадан торгызу буенча тарихи-этнографик проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Проект 2022 елда Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башлап җибәрелде. Ә инде 2023 елда Казан Кремлендә аның беренче нәтиҗәләре тәкъдим ителде, беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә Идел буе халыклары традицион киемнәренең уникаль борынгы комплекслары тәкъдим ителде.

Бүгенге көн осталары яңадан торгызган рус, татар, мари, мордва, башкорт, чуваш һәм удмуртларның 29 кием комплексын алдынгы төбәк һәм Россия экспертлары, хакимият органнары һәм этномәдәни җәмәгатьчелек югары бәяләде.

Проект кысаларында җиде Идел буе халкының туган телендә нәшер ителгән иллюстрацияле каталог аеруча кызыксыну уятты. Каталог укучысын рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт халык киемнәренең матурлыгы, уникаль төрлелеге һәм байлыгы белән таныштыра.

Хәзерге вакытта проект кысаларында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» каталогы икенче томының күргәзмәсенә өстәмә костюмнар булдыру буенча эш алып барыла.

Проектның фәнни җитәкчесе Елена Гущина җитәкчелегендәге экспедиция төркеме традицион киемнәрнең уникаль экспонатларын өйрәнү һәм алга таба китапларда, фәнни мәкаләләрдә бастырып чыгару максатыннан республиканың музей фондларын тикшерүен төгәлли. Масштаблы проектта әйдәп баручы галимнәр һәм экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, республиканың туган якны өйрәнү һәм мәктәп музейлары, Халыклар дуслыгы йортлары, авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләр каршындагы музей почмаклары катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus