Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Хөснуллин: «Чиста су» программасы буенча Россиядә 1214 объект төзелде һәм яңартылды

Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүнең яңа системаларын төзү һәм гамәлдәгеләрен модернизацияләү, шул исәптән «Чиста су» проекты буенча эш нәтиҗәләре турында вице-премьер Марат Хөснуллин сөйләде.

«Россиялеләрне эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү – «Чиста су» федераль проектының төп максаты. Ул эшли башлаганнан бирле биш ел ярым эчендә 81 төбәктә 1214 объект төзелде һәм реконструкцияләнде. Шул исәптән, 31 объектта эшләр 2024 елның беренче яртыеллыгында төгәлләнде», – дип хәбәр итте вице-премьер.

Бу елның беренче яртысында Россиянең 19 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда 31 яңа объект файдалануга тапшырылган. Нурлатта су әзерләү станциясе төзелгән һәм эшләтеп җибәрелгән. Ул шәһәрнең 50 елдан артык элек төзелгән су алу җайланмасына алмашка куелган. Яңа станция районның 30 меңнән артык кешесен эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

  • «Чиста су» программасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычы – Россиядә яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын арттыру.
  • Илкүләм проектны биш ел дәвамында гамәлгә ашыру барышында Татарстанда алты эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объекты төзелде. 2023 елда Алексеевск районында яңа су әзерләү станциясе барлыкка килде, ә Тукай районының Суровка һәм Белоус авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus