Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов «Рухи Ефәк юлы» Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашучыларны сәламләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле дуслар! Катнашучылар һәм кунакларны шундый мөһим фәнни-дини конференция белән ихлас күңелдән котлыйм. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин инициативасы белән үткәрелә торган «Рухи Ефәк юлы» мөселман өммәтен үстерү, динара һәм милләтара диалогны камилләштерү, радикаль идеология таралуга каршы торуда актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу буенча абруйлы мәйданчыкка әверелде.

Быел әлеге чара Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәрендә БРИКС илләре лидерларының XVI саммиты алдыннан үткәрелә, анда халыкара көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләр каралачак.

Руханилар интеграцион процессларда, илебездә динара тынычлык һәм татулык булдыру, шулай ук дин тотучылар арасында туганнарча элемтәләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный.

Татарстан Республикасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә төзелгән Болгар ислам академиясендә югары квалификацияле дин белгечләре һәм дин эшлеклеләре әзерләү – аерым игътибар үзәгендә. Тышкы сынаулар шартларында илебезнең милли-мәдәни һәм социаль-икътисади мәнфәгатьләрен яклауга зур әһәмият бирелә.

Ел саен республикада «Россия – Ислам дөньясы: KAZANFORUM» Халыкара икътисади форумы, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы, Бөтенроссия Татар дин эшлеклеләре форумы, «Изге Болгар җыены» һ.б. әһәмиятле чаралар үткәрелә. Әлеге эш шул исәптән Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә юнәлдерелгән.

Бүгенге конференциянең бай программасы һәм анда чит илләр, Россиянең абруйлы дәүләт эшлеклеләре, галимнәре һәм дин белгечләре, шулай ук перспективалы яшь рухи лидерларның катнашуы аның алдына куелган актуаль бурычларны хәл итәргә һәм мөселман өммәтенең бердәмлеген ныгытуда үзенең аерым өлешен кертергә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Сезгә тынычлык, игелек, иминлек һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар теләп калам!» - диелә сәламләү хатында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus