Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Россия һәм Кытай галимнәре дала Евразиясен өйрәнү мәсьәләсе турында сөйләшәчәк

Киләсе елда Казанда Россия һәм Кытай галимнәре дала Евразиясе тарихын өйрәнү темасына багышланган тикшеренүләренең нәтиҗәләре белән уртаклашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Фәннәр академиясенең Альберт Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«[Татарстан Фәннәр академиясе президенты] Рифкать Миңнеханов катнашындагы фикер алышу барышында Россия һәм Кытай галимнәренең очрашуын оештыру кирәк булуы билгеләнде. Без дала Евразиясе тарихын, мәдәниятен, археологиясен, этнографиясен өйрәнү темасына халыкара конференцияне киләсе елның апреленә планлаштырдык», - дип аңлатты спикер.

Ул искәрткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршында дала Евразиясен өйрәнү үзәге булдырылган, ул зур халыкара проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Шундый масштаблы тикшеренүләрнең берсе инде башланган.

«Бу мәсьәләдә Урта Идел буенда төрки дәүләтләр төзегән беренче шәһәрләрнең берсе булган Болгар аерым роль уйный, бу аны тикшеренүчеләр өчен тагын да кызыклырак итә», – дип йомгаклады Айрат Ситдыйков.

Кытай белән хезмәттәшлек дала Евразиясе тарихы буенча тикшеренүләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә, чөнки Кытай Халык Республикасында бик күп язма чыганаклар бар, дип өстәде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов.

«Тарихчылар буларак безне чыганаклар базасы кызыксындыра. Кытай архив саклагычларында бик күп язма чыганаклар бар, без аларны өйрәнмәгән. Без тарихыбыздагы күп кенә вакыйгаларга ачыклык кертә алабыз. Тарихның билгеле бер чорларында бер этномәдәни киңлектә булуыбызны аңларга кирәк. Бу зур дөнья тарихы, аннан башка заманча Россия цивилизациясен аңлау мөмкин түгел», - дип ассызыклады ул.

«Кытай галимнәре, үз чиратында, Идел буе тарихы турында бик аз мәгълүматка ия, шуңа күрә Татарстан белән хезмәттәшлек ике як өчен дә нәтиҗәле булырга тиеш», – дип ышана Минцзу исемендәге Кытай университетының Археология үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор, Кытай университетының атказанган профессоры Вэй Цзянь.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus