Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быел 1,2 миллион Татарстан кешесенә диспансеризация үткәрергә ниятлиләр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2024 елда республикада яшәүче 1,2 миллион кешегә диспансеризация үткәрергә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Татар-информ»да узган Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Профилактик медицина – ул беренчел буын: поликлиникалар, участок табиблары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары эше. Безнең төп бурыч – җитди авырулар булу куркынычын иртә стадияләрдә ачыклау. Вакытында диспансеризация үткәрү кешегә якындагы 20 елга сәламәт тормыш тәэмин итәргә мөмкин», - дип ассызыклады министр.

Марсель Миңнуллин билгеләп үткәнчә, диспансеризациядә катнашучыларның планлаштырылган санының 60 процентын эшкә сәләтле халык тәшкил итә, алар еш кына профилактик тикшеренүләр үтүгә «кул селти».

«Бездә «соры зона» дигән нәрсә бар – ике ел дәвамында поликлиникаларга йөрмәгән кешеләр. Бу бик куркыныч. Күпләр зарланыр нәрсәсе булмаса, моны сәламәтлек билгесе дип саный, ләкин бу дөрес фикер түгел. Бары тик табиблар гына артык тазалык, гипертония яки онкология авырулары кебек җитди проблемаларны иртә стадияләрдә ачыклый ала», - дип аңлатты министр.

Сүзен йомгаклап, Миңнуллин тагын бер кат «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган диспансеризация җитди авыруларны ачыклау һәм кисәтү өчен нәтиҗәле корал булып тора, дип ассызыклады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus