Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Баулы районының Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмә территориясен төзекләндергәннәр

Баулы районының Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмә территориясен төзекләндергәннәр. Зур Чишмәне карап, чистартып торуга авыл халкы, мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертә. Бу хакта «Хезмәткә дан» газетасы яза.

Яңа Чүте авылындагы Зур Чишмәгә һәм аның тирә-ягына нефтьчеләр ярдәме белән күптән түгел генә масштаблы реконструкция ясалды. Шуннан соң чишмә халыкның яраткан ял итү урынына әверелде.

«Соңгы берничә көндәге койма яңгырлар чишмә тирәсендәге суның күтәрелүенә китерде. Өстәвенә, су ага торган юлны су кондызлары (бобёрлар) агачлар белән дә буып куйганнар. Шунлыктан, агып китәргә тиешле су бетон плитәләр өстенә чыккан. Әле, су юлын чистартып, суны агыздык, плитәләр өстендә утырган пычрак балчык, ком һәм ләмне су белән юдырып чистарттык», – дип сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, чишмәне карап, чистартып торуга авыл халкы, мәктәп укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куя.

«Бу юлы чишмәне чистарту теләге белән авылдашыбыз Рамил Сафиуллин миңа үзе шалтыратты. Чөнки су китү белән, бетон плитәләрдән һәм йөрү юлларыннан утырган пычракны юдырып төшермәсәк, ул кипкән очракта, аны чистарту икеләтә катлаулы булыр иде. Махсус су сиптерү җайланмасын ул алып килде. Мин ярдәмгә генә бардым дисәм дә була. Икебез, чишмә тирәсен юып, чистартып куйдык. Авылыбызда шундый авыл җанлы, эшкә уңган, башкаларны үзе артыннан эшкә ияртеп өнди белгән агайлар барында, авылыбызда өмәләр дә туктап тормас, тирә-ягыбыз, яшәгән җиребез чиста һәм пөхтә булыр», – дип рәхмәтен белдерде Заһит Галләметдинов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus