Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Диния нәзарәтендә Катар Дәүләте делегациясе булды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Катар Дәүләтеннән делегация килеп китте. Анда Дин эшләре буенча министр киңәшчесе Хәлиф Җәсем Кувари, ислам идарәсе җитәкчесе Мөхәммәд Җәбар Әл-Маннаи һ.б. керде. Хөрмәтле кунакларны Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Делегация әгъзалары Казанга «Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» дип аталган V Халыкара фәнни-дини конференциясендә катнашу өчен килде. Камил хәзрәт кунакларны нәзарәтнең төп эш юнәлешләре, аерым алганда, Коръәнне өйрәнү һәм татар халкының бай дини мирасын мәңгеләштерү барышы белән таныштырды. Мөфти хәзрәт кунакларга рәхмәт тә белдерде: 2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Катар ярдәме белән, заманча халыкара стандартларга туры китереп, «Казан басмасы» мүсхәфен бастырып чыгарды. Камил кыскача гына әлеге басманы әзерләү белән дә таныштырып узды», – диелә хәбәрдә.

Кунакларны шулай ук кулъязма Коръәнне әзерләү проекты кызыксындырды. Бу Казанда үсеш алган тагын бер кызыклы юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 30 җүзнең 25е инде язылган. Бу эш – тулысынча ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре – хаттатлар, Коръән-хафизлар һәм кыйраәт белгечләре казанышы. Проект Россиядә Коръән белеме һәм илебездәге ислам дини фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәъмүн ар-Рави Казан кулъязма Коръәне үрнәк мүсхәф булыр һәм аңа таянып башка мүсхәфләр дә язачаклар дип саный.

Очрашу азагында җитәкчеләр истәлекле бүләкләр алмашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus