Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда БРИКС илләренең халыкара Коръән укучылар бәйгесе башланды

Бүген, 24 июль, Казанда БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясенә Коръән укучыларның халыкара бәйгесе тантаналы рәвештә ачылды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре шурасы һәм Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар фәннәр университеты (БГӘ) тарафыннан Татарстан Республикасы теләктәшлегендә оештырылды.

Бәйгедә 20 дән артык илдән, аерым алганда, БРИКС, гарәп-мөселман дөньясы, Африка һәм БДБ илләреннән иң көчле Коръән укучылар катнаша. БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясе изге Коръән текстларын оста уку буенча «Тиләвәт» номинациясендә уза. Бәйгедә Россия исеменнән Коръән-хафиз Ясир Додарбеков катнаша.

Бәйгенең мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кыргызстан Мөфтие Габделгазиз Закиров, Кытай ислам ассоциациясе Рәисе Ян Фамин, Шәригать фәннәре докторы, фикһ һәм Фикһ ысулы, шулай ук гакыйдә фәне белгече шәйх Сәйф ибн Али әл-Асри, халыкара жюри һәм санау комиссиясе әгъзалары һәм башкалар бар иде.

Чара Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Аннары Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан хәзрәт Аббясов чыгыш ясады. Ул чараларны үткәргәндә теләктәшлек өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде.

Халыкара бәйге кунакларына һәм анда катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде. Ул оештыручыларга конкурсны үткәрү урыны итеп сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм татар өммәтенең Коръән белеме өлкәсендәге казанышларын билгеләп үтте. Әлеге казанышлар Коръән хафизларын һәм курра-хафизлар әзерләү, мүсхәфләр бастыру, кулъязма Коръән әзерләүдә һ. б. белән бәйле. Журналистлар белән әңгәмәдә ул шулай ук аларның игътибарын жюри составында Россияне Казан казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәковның тәкъдим итүенә юнәлтте.

БРИКС илләренең Каләм Шәриф Премиясен ябу тантанасы РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре советы Мөфти Шәех Равил Гайнетдин һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында 2024 елның 26 июлендә 17:00 сәгатьтә «Корстон» кунакханәсенең концертлар залында узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus