Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Баландыш авылында узачак беренче Блогерлар сабантуена теркәлеп килүчеләрне бүләкләр көтә

27 июльдә Теләче районының Баландыш авылында Блогерлар сабан туе була. Сабантуй авылда уза торган «Түгәрәк уен» бәйрәме белән үрелеп барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Теләче-информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин «Түгәрәк уен» бәйрәменең ничек үткәрелә башлавы турында сөйләде. Бу бәйрәм өченче тапкыр уза.

«Түгәрәк уен» – «Теләче-информ» проекты. Без Теләче газетасына язылучылар арасында төрле бәйгеләр оештырып килә идек. 2021 елда бер авыл җирлегендә чара оештырып карарга булдык һәм Баландыш җирлеген сайладык. Узган ел бәйрәмгә Казаннан блогерлар командасы кайтты. Быел инде бәйрәмне Блогерлар сабан туе һәм түгәрәк уен форматында уздырырга булдык», - диде ул.

Аның сүзләренчә, бәйрәмдә йөзек салу, себерке бәйләү, печән тәгәрәтү, ат туару, көлтә бәйләү кебек бәйгеләр, уеннар булачак. Сату нокталары, балалар өчен уен мәйданнары, кул эшләреннән күргәзмәләр, авыл халкы үзләре җыйган техникалар күргәзмәләре дә була. Газетага язылучылар арасында утын, печән, икмәк, бозау уйнату көтелә.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин сүзләренчә, Сабантуйның төп үзенчәлеге – блогерлар составы. «Бүгенге көндә блогерлык үсмерләр, яшьләр өчен актуаль юнәлеш, олылар арасында да блогер булырга теләүчеләр саны арта. Бәйрәмдә булачак блогерларның күбесе авылдан чыккан, чакыруны рәхәтләнеп кабул иттеләр. Үзенчәлекле, кабатланмый торган уеннар булачак, бирнә җыюны оештырырга телибез», - диде ул.

«Шәп блогер» медиамәктәбе продюсеры, блогер Олеся Дмитриева көчле блогерлар составы булачагын әйтте. «Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдинов, Юлия һәм Иршат Нәбиевлар, Рәфис Атаказ, Алмаз Нурлыев, Миңнур Шәмсетдинов, Василий Иванов, Фагыйлә Шакирова, Илнар Идрисов һәм башкалар көтелә.

«Сабантуй милли бәйрәм булганга без нигездә татар телле блогерларны сайладык. 30-40 блогерның катнашуы көтелә. Башкортстан блогерларын да чакырдык, әлегә сорау астында, Айдар Кәлимуллин килеп җитәр, бәлки. Күңелле булачак, теркәлү узган кешеләргә бүләкләр дә әзерләдек. Бер сюрприз әзерләдек, ул Илнар Идрисов белән бәйле. Аның тормышында зур вакыйга көтелә. Килгән кешеләр күрәчәк», - диде ул.

Бәйрәмгә артистлардан Айдар Рәкыйпов, Алмаз Хәмзин, яшь җырчы Гүзәл Гарафиева чакырылган. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus