Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Равил Гайнетдин Иран Ислам Республикасы Экспертлар советы рәисе урынбасары белән очрашты

Кичә Экспертлар советы рәисе урынбасары, аятулла Алиреза Арафи җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе гыйбадәт кылу һәм мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашу өчен Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килде. Аятулланы Иранның Мәскәүдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалали әфәнде озатып йөрде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иран Ислам Республикасы делегациясе Россиягә «Рухи Ефәк юл» V Халыкара фәнни-дини конференциясендә һәм Россиянең БРИКСта рәислек итүе кысаларында БРИКС илләре Изге Коръән Премиясендә катнашу өчен килде.

Кунакларны сәламләгәч, Гайнетдин Иран делегациясен Президент сайлауларның уңышлы узуы белән котлады һәм Иран Ислам Республикасының Рахбар аятулла Али Хаменеи һәм яңадан сайланган Президент Масуд Пезешкиан җитәкчелегендә алга таба һәрьяклап үсүен теләде.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы тугандаш Иран халкын Иран Ислам Республикасының БРИКСта тулы канлы әгъза булуы белән тәбрик итте. Ул Иранның БРИКС эшчәнлегендә мөһим роль уйнаячагына ышаныч белдерде. Мөфти Гайнетдин билгеләп үткәнчә, «Рухи Ефәк юл: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» V Халыкара фәнни-дини конференциясен һәм БРИКС илләре Изге Коръән Премиясен үткәрү үсеп килүче илләрнең якынаюына һәм хезмәттәшлегенә этәргеч бирә.

Ул Россия һәм Иран арасында бөтенесен эченә алган стратегик партнерлык турындагы килешүне әзерләүнең тәмамлануын һәм тиздән аңа кул куярга җыенуларын белдерде.

Аятулла Арафи, үз чиратында, мөфти Гайнетдингә ачык йөз белән кабул иткән өчен рәхмәт әйтте һәм бу инде аның Россиягә өченче сәфәре булуын, һәр килүендә Россия дәүләтенең зур потенциалга ия булуына тагын да ныграк инануын искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus