Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус операциядә катнашучы хәрбинең хатыны дәүләтнең ярдәм итүе хакында сөйләде

Арча районыннан Раят Насыйбуллин махсус хәрби операция зонасына беренчеләрдән булып китә һәм хәзерге вакытта граната ыргытучы булып хезмәт итә. Ире туган илне саклаганда, хатыны Гөлнур Насыйбуллина фатир сатып алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Арчада ипотекага фатир сатып алдык. Гадәттә, биш-алты ел чират җиткәнен көтәләр. Ә без ике ел эчендә фатирлы булдык. Документларны ирем Раят киткәнче үк җыйган идек. Ул фатирны күрмәде әле», - дип сөйләде Гөлнур Насыйбуллина.

Ул республика һәм районы хакимияте аларның гаиләсенә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.

«Балаларның кәефен күтәрергә тырышалар. Күптән түгел автобуста циркка бардык, концертларга йөртәләр. Мәктәптә бушлай ашаталар. Кызым район Мәдәният йорты каршындагы хореография түгәрәгенә йөри, анда ярты бәясен генә түлибез. Хезмәт хакын кичектермиләр. Хәрби дәрәҗә никадәр югары булса, эш хакы да шулкадәр югары. Ирем башта солдат иде, хәзер – сержант, ветеран таныклыгы тапшырдылар. Медальгә тәкъдим иттеләр, анысын соңрак бирәчәкләр», - диде хәрбинең хатыны.

Бүген Насыйбуллина зур һәм иркен фатирда яши.

«Каената белән каенана – бик яхшы кешеләр. Алар белән даими элемтәдә торабыз, - ди Гөлнур. – Якыннарның ярдәме шулай ук көч бирә, түземлек өсти. Без махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, әтиебезнең өйгә исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез».

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да уңайлы. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus