Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә төркемнәр җыя

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг игълан итә. Кастинг 27 августта 12.00 – 21.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк . Аның нәтиҗәләре буенча «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркемнәргә өстәмә 15әр бала сайланып алыначак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь. Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 23 августка кадәр анкета тутырырга кирәк.

Катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) студиянең остазларына күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Биредә профессиональ остазлар, театр актерлары белем бирә. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан мэры патронажы астында 2022нче елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Ә 2023 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды. Быел көзгә студия Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыячак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus