Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе районында II республика «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале була

24 августта Балык Бистәсендәге Үзәк мәйданда II республика «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Фестивальдә катнашу өчен оештыру комитетының электрон адресына – rdksloboda@mail.ru 9 августтан да соңга калмыйча гариза юлларга кирәк. Катнашучылар гаризада коллектив әгъзаларының исемлеген, туган көнен күрсәтеп, теркәп куярга тиеш була.

Фестиваль мәйданчыгына республиканың иң яхшы осталары, шулай ук әлеге халык һөнәрен яратучылар җыелачак. «Ул осталарның иҗади аралашу территориясе булып тора. Ә фестиваль кунаклары өчен бу – бөтен республика кул эшләре осталарының оригиналь эшләрен күрү өчен зур мөмкинлек. Кунаклар шәлләр һәм бәйләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе белән таныша ала, мастер-классларда катнаша ала, осталар шәл бәйләүнең барлык серләре белән уртаклашачак. Фестиваль программасында шулай ук милли биюләр һәм халык җырлары да бар», – диелә хәбәрдә.

«Бистә шәле» фестивале программасы: 09:30-10:30 кунакларны каршы алу. Фестивальдә катнашучыларны теркәү. 11:00 фестиваль ачылышы. 11:30-14:30 Татарстан Республикасы үзешчән сәнгать артистлары чыгышы 11:30 «БалаЧак» балалар халык уен мәйданчыгы эшли башлый. 11:30 «Шәл бәйлисем килә», «Рәсемнәрдә шәл бизәге», «Бистә кабартмасы», «мамыктан бизәкләр» мастер-класслары. 11:45 «Бистә кабартмасы» милли ризыгын презентацияләү. 12:00 «Шәлдән кием Дефилесы» мода күрсәтү. 12:30 «Иң креатив шәл» конкурсы. 13:15 «Иң тиз бәйләүче» конкурсы. 13:45 «Кәтүкне тиз әйләндерү» конкурсы. 14:45 шәлнең 3D форматын тәкъдим итү. 15:00 фестивальнең ябылышы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus