Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә беренче тапкыр мунча фестивале узды

Әлмәттә беренче тапкыр мунча фестивале узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Шәһәр халкы һәм кунаклар мунча эше буенча белгечләрнең осталыгын сынап карады. Теләүчеләр мунча җиһазлары һәм кирәк – яраклар, сабын, бал, төрле үләннәр сатып ала алдылар. Ә үз мунчасы турында күптән хыялланган кешеләрнең аңа заказ бирергә мөмкинлеге бар иде. Җитештерүчеләр сүзләренчә, китермичә заказ ким дигәндә 171 мең сумга төшәчәк.

Мунчаның файдасы турында фестиваль кунакларына мунча осталыгы буенча «Русь банная» УрФО чемпионы Александр Николаев һәм спа-мунча буенча Россия чемпионы Анатолий Филимонов сөйләделәр. Шулай ук экспертлар парлану буенча мастер-класс күрсәттеләр.

«Мунча ыгы-зыгыны яратмый. Парлануга яхшы әзерләнергә кирәк. Себеркеләрне башта суда тотарга кирәк. Иң яхшы вакыт – 12 сәгать. Әмма барысы да сыйфатка бәйле. Әгәр себерке бик киптерелмәгән икән, ул ике сәгать эчендә дә кирәкле хәлгә җитәчәк», – дип аңлатты Александр Николаев. Осталар шулай скраб ясарга өйрәттеләр.

Фестивальнең хедлайнеры Василий Ляхов булды. Аны илнең барлык мунчачыларының «атасы» дип юкка гына атамыйлар: ул – мунча осталыгының беренче мәктәбенә нигез салучы һәм Кремльнең беренче затларын парландыручы. Василий мунчаның физик, эмоциональ һәм психик киеренкелектән арынырга ярдәм итүе, ни өчен ул һәр кеше тормышында һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә мөһим булуы турында лекция үткәрде.

«Мунча – ул ритуал, гаилә гармониясе. Бу урын якын кешеләр арасында үзара ышаныч атмосферасы тудырырга сәләтле», - дип билгеләп үтте Василий Ляхов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus