Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дәүләт Думасы финанс пирамидаларына каршы көрәш өчен закон кабул итте

Дәүләт Думасы финанс пирамидаларына каршы торуга юнәлдерелгән законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Бу законны кабул итү мөһимлеге илдәге финанс пирамидалары проблемасының элеккечә актуаль булуына бәйле, дип аңлатты закон авторларының берсе, Федерация Советы вице-спикеры Николай Журавлев. Бу Россиянең финанс базарына тискәре йогынты ясый, халыкның шактый өлешенең акча югалтуына китерә, шулай ук гражданнарның финанс коралларына ышанычын какшата, диде ул.

Физик затларның инвестицияләрен законсыз җәлеп итүне туктату өчен документ «Кулланучылар кооперациясе» һәм «Кыйммәтле кәгазьләр базарында инвесторларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау» турындагы законнарга үзгәрешләр кертә.

Хәзер кулланучылар җәмгыятьләрендә пайчыларның һәм башка затларның акчасын җәлеп итү хокукы бар. Яңа закон мондый җәмгыятьләргә заем акчаларын пайчылардан һәм пайчы булмаган юридик затлардан гына җәлеп итәргә рөхсәт бирә. Әмма бу чикләү 2023 елның сентябреннән Башкортстанда, Дагыстанда, Татарстанда һәм Чечняда уздырыла торган партнерлык финанславы (ислам банкингы) буенча экспериментта катнашучы кулланучылар җәмгыятьләренә карата кулланылмаячак.

Закон гражданнардан инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген чикли. Кабул ителгән нормалар нигезендә, моны Үзәк банк күзәтчелеге астындагы оешмалар эшли алачак – бу банклар, финанс, иминият компанияләре һәм башкалар.

Әгәр компания регулятор күзәтүе астында булмаса, ул физик затлар акчаларын кыйммәтле кәгазьләр базары, инвестиция фондлары һәм ипотека кәгазьләре турындагы законнар кысаларында гына җәлеп итә алачак. Ягъни мондый компанияләр инвесторларга аларның акчаларына алмашка акцияләр, облигацияләр һәм законнарда билгеле булган башка кәгазьләр тәкъдим итәргә тиеш булачак.

Бу чикләүләр цифрлы хокуклар чыгаруга һәм әйләнешкә бәйле мөнәсәбәтләргә, финанс һәм инвестиция платформаларын файдаланып килешүләргә карата кулланылмый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus