Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй районы волонтерлары: Тылдагы һәркем ярдәм итәргә тиеш

Махсус операциядәге алгы сафтагы хәрбиләргә ярдәм итү – изге бурыч, дип саный Зәй районы волонтерлары. Аларның күбесе өйдә тыныч кына утыра алмый, аз булса да өлеш кертергә тырышуларын әйтә.

Аксар мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрү буенча көндәлек эш оештырылган. Кайберләре материал кисә, калганнары үрә тора. Әзер челтәргә хәрбиләр өчен кирәк-яраклар, капчыкларга бүләкләр тутыралар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәдән коймак пешерә, табын корып, волонтерларны сыйлый.

«Егетләр исән калсын өчен тылдагы һәркем булышырга тиеш. Эштән бушаган вакытта челтәр үрергә ярдәм итәм. Шулай иткәндә, махсус операция тизрәк төгәлләнер һәм маскировка челтәрләре музей өстәлләрендәге экспонатка әйләнер», – дип ышана волонтер Сания Садыйкова.

«Монда хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт. Моңа кадәр авыл хатыннары мәчеттә җыелып токмач та басып кискән иде. Хәрбиләргә исемле посылкалар әзерләп җибәрәбез», – дип сөйләде Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен килешү шартлары тагын да кызыклырак. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә була.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Хакимиятләр махсус операция куелган максатларына ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә мәртәбә әйтте. Бу арасында Россия иминлеген гарантияли торган шартлар булдыру максаты да бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus