Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чистай районы мөхтәсибәте - ислам үзәгендә татар язучысы, публицист, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.
Түгәрәк өстәлнең исеме «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» дип аталды. Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә бер төркем язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Шулай ук, Гаяз Исхакыйга багышланган китап күргәзмәсе дә эшләде.
«Сезне Чистай җирлегендә күрергә шатбыз! Бу чарадан соң киләчәктә нинди эшләр башкарырга кирәк икәнен белеп калырбыз дип ышанам. 2018 елда бер очрашу булган иде, шул очрашудан соң булган эшләрне күрсәтергә тырыштык. Корылган планнарга рухи яктан ярдәм итеп, аны алга таба этәрүчеләр булды. Чистай мөхтәсибәте ягыннан яклау, булышу булмаса, нәтиҗәләргә ирешмәс идек. Бу - динебезне, милләтебезне саклап калуга юнәлдерелгән», - диде Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов.
Аның әйтүенчә, Гаяз Исхакыйның тормышы, иҗаты халык өчен мөһим. «Гаяз Исхакый укуларын тергезеп җибәреп, аны популярлаштырасыбыз килә», - диде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, Гаяз Исхакый иҗатын искә төшерү зарур. «Килүебезнең максаты - аның йөргән эзләреннән үтү, Чистайдагы татар эзләренең сакланышын өйрәнү. Инкыйлабка кадәр Чистай шәһәре татар мәдәниятенең төп мәркәзе булган», - диде ул.
«Без үзенчәлегебезне югалтмаска тиеш. Аның өчен телне, динне, мәдәниятне белергә кирәк. Гаяз Исхакый бөеклеге белән Тукай белән янәшәдә тора, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге аннан да югары. Исхакый татарлыктан беркайчан да чигенми. Без, беренче нәүбәттә, аның иҗатын укып, сабак алырга тиешбез. Исхакыйның исемен телгә алырга ярамаган чакларда Лена апа Гайнанова Гаяз Исхакыйның күптомлыгын чыгаруны башлап йөрде», - диде Ркаил Зәйдулла.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов кунакларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. «Чистай төбәгендә, мөхтәсибәтендә милли һәм дини эшләрнең бергә үрелеп баруы - күпчелек милләтчеләр өчен үрнәк. Чистайда милләттәшләребезнең саны күп булмаса да, милләт үзе төзегән инфраструктура үрнәкләре бар. Ул да булса биш мәчет, Ислам үзәге һ.б. Милләтебез төзегән мәчетләрдә милләтебез дә сакланырга тиеш. Дин һәм милләт аерылмаса - киләчәгебез өметле», - диде ул.
«Чистай - татар дөньясына иң күренекле зыялы татар шәхесләрен тудырган бишек. Болгар дәверләрендә дә монда шәһәр булган. Гаяз Исхакыйны язучы гына дип атап булмый. Татар җанында нинди михнәт, борчу бар - барысын да җилкәсенә салган кеше ул. Аның турында бик күп сөйләргә мөмкин. Дистәләгән шәхесләр яшәү өчен Төркиягә хезмәт итәргә мәҗбүр була. Ә Гаяз Исхакый кая гына барып чыкмасын, һәрвакыт татар турында уйлаган, татарлар белән очрашкан, милләтебез киләчәге өчен кайгырган. Гаяз Исхакый - милләтнең иң кадерле баласы булырга тиеш иде», - диде Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ринат Мөхәммәдиев.
КФУның әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов Гаяз Исхакыйга тиңләнерлек шәхесләр юк дип саный. «Ул гомере буе милләте өчен көрәшә. «Татар булып тудым, татар өчен көрәштем, татар булып үләрмен», - ди кызына. Гаяз Исхакыйга карата җитәкчеләрнең куркуы бар. Без әле аны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән», - диде галим.
Галимә Лена Гайнанова сүзләренчә, Гаяз Исхакый музеен төзүне, әсәрләрен кайтаруны хөкүмәт түгел, ә энтузиастлар башкарган. «Наполеон планын куйсаң, шул максатка ирешеп була. 1993 елда Исхакыйның 115 еллыгына күргәзмә оештырган идек. Без аны музей дип ачтык. Шуннан соң зур эшләр башкара алдык», - диде ул.