Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуга районы авыл җирлекләре өчен башлык грантлары бирелә

Быел беренче мәртәбә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тарафыннан авылларның мәдәни үсешенә ярдәм итү өчен грантлар бирелә башлады. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Рөстәм Нуриев инициативасы белән милли һәм үзенчәлекле бәйрәмнәр үткәрү, авыл халкының активлыгын арттыру өчен муниципаль бюджеттан акча бүлеп бирелә — моның өчен җирлек башлыкларына үз проектларын якларга кирәк.

«Рөстәм Мидхәтович һәр авылга үз традицион бәйрәмен: рус, татар, керәшен, мари бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Без грант алучылар бишлегенә эләктек. Программа төзедек, баннерларга заказ бирдек, территорияне төзекләндердек һәм бизәдек, бүләкләр алдык, артистлар чакырдык. Күрше авыллардан кунаклар дәштек. Халык килергә теләк белдерде, чөнки Питрау — безнең традицион бәйрәмебез. Авылның мәдәни үсеше өчен бу бик мөһим өлеш, дип саныйм», — дип уртаклашты Олы Шүрнәк авылы башлыгы Николай Мельников.

Район башлыгы грантлары ярдәмендә зур бәйрәмнәр башка җирлекләрдә дә узачак. Әйтик, 21 июльдә Анзиркада Иван-чәй фестивале булды, ә Танайкада сентябрьдә Суган фестиваленә әзерләнәләр.

Район башлыгы грантларының авыл җирлекләре өчен икенче юнәлеше туризмга ярдәм итү һәм аны үстерү белән бәйле. Тарихи колориты белән туристларны җәлеп итә торган Иске Куклюк авылы да нәкъ менә шундый грантны откан.

«Грант акчаларына без мәктәп янындагы мари ишегалдын төзекләндерергә, клубның музыкаль җиһазларын яңартырга уйлыйбыз. Башка шәһәрләрдән туристларны даими кабул итәргә, «Алабуга» икътисади зонасыннан чит ил кешеләрен җәлеп итәргә, Алабуга укучылары, предприятие хезмәткәрләре өчен экскурсияләр уздырырга телибез. Безнең территориядә сигез кызыклы һәйкәл, бай музейлар, уникаль экспонатлар, милли костюмнар, кара мунча бар. Кунакларны мари ансамбле каршы ала. Без Олы Шүрнәк белән тандемда эшлибез: бездә — мари, аларда — керәшен культурасы. Тәҗрибә буенча, бу һәрвакыт кызыксыну уята һәм якты тәэсирләр калдыра», – дип сөйләде Иске Куклюк авылы башлыгы Аркадий Бахметов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus